Зәйнең "Пульс " клубына йөрүче актив пенсионерлары Яңа елны билгеләп үттеләр

2019 елның 28 декабре, шимбә

                 27 нче декабрь көнне "Пульс" клубы әгъзалары  Зәй муниципаль районы "Радость" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә  якынлашып килүче Яңа елны билгеләп үттеләр. Бәйрәм чарасы "Шатлык" социаль ярдәм күрсәтү  үзәгендә узды, анда соңгы 2 атнада пенсионерлар тернәкләндерү курсы үтте.

                 Клуб активы Яңа ел бәйрәменә төрле мәзәкләр, җырлар һәм конкурслар белән күңел ачу программасы әзерләгән иде. Актив пенсионерларны котларга ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй районындагы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Эльмира Габделхак кызы Хуҗина һәм "Радость" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Симонова Людмила Дмитриевна килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International