Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре “Яна елны каршылыйбыз! күңел ачу кичәсе оештырдылар

2019 елның 28 декабре, шимбә

              2019 нчы елның 26 нчы декабрендә Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Насырова Ләйсән, Шакирова Римма, Ярмухаметова Рәзилә, Сайфуллина Альбина һәм Айгөл Сәлимовалар социаль хезмәт алучылар белән “Яна елны каршылыйбыз! күңел ачу кичәсе оештырдылар.

             Чара балаларны Яңа ел белән котлауга юнәлдерелгән иде.

         Әлеге күңел ачу балаларда шатлыклы кәеф тудыру, уртак эшчәнлеккә керешү, рухи күңел ачу, культураны баету максатыннан оештырылды.

            Бәйрәмдә 30 социаль хезмәт алучы катнашты.

           Бәйрәм кунаклары Кыш Бабай, Кар Кызы, Төлке - Алиса, Убырлы карчык һәм Кызыл калфак белән бергә күңел ачтылар. Килгән кунаклар бик күп уңай эмоцияләр һәм ел ахырына кадәр җитәрлек яхшы кәеф алып кайтып киттеләр. Бәйрәм күңелле дискотека белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International