ЯҢАЛЫКЛАР


17
гыйнвар, 2020 ел
җомга

     "Әби вареньесе" акциясе кысаларында Нурлатның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләргә 2 нче урта мәктәп волонтерлары кунак булып китте. Алма, чия, земляничное-укучылар әби-бабайларга бүләк итеп кайнатма салынган банкаларны бик кадерләп тапшырдылар.

Минем карамакта-инвалид! Инвалидлар барыннан да ныграк аерым батырлыкка, татулыкка ия эчкерсез кешелэр!Аларнын кайберлэре хэрэкэт итудэ чиклэнгэн, икенчелэре донья буяуларын куру,

Арча районының 90 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Арчаның “Өмет чаткысы” мөмкинлекләре чикләнгән яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә танып-белү шөгыле үткәрелде.

2020 елның  17 январендә  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә  балалар белән “Өйдә куркынычсызлык” дигән гамәли дәрес узды.

«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә массаж ясау буенча шәфкать туташы Гюллу Мустафаева башка массаж ясау  дигән темага әңгәмә үткәрде.

Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында грипп һәм ОРВИ профилактикасы буенча лекция

«Сәламәтлек баскычы» программасы кысаларында 2020 нче елның 15 нче гыйнвары көнне Түбән Каманың «Веста» үзәге белгече Ирина Кожевникова 8 мөмкинлекләре чикле бала һәм аларның әти-әниләре өчен «Сәламәтлек утравы» дип аталган төркемле дәрес үткәрде.

Менделеевск муниципаль районындагы "Өмет яры" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге 2020 елның гыйнварыннан "Демография" милли проектын тормышка ашыру уңаеннан авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәкләрне медицина оешмаларына китерү эше дәвам итә.

2020 нче елның 16 нчы гыйнварында Сарман муниципаль районының «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә район ветераннар активы көче белән оештырылган концерт булып узды. Залда тулы гармония хөкем сөрде. Чара җырлар, шигырьләр, биюләр белән үрелеп барды. Тамашачылар дусларының талантларына гаҗәпләнеп һәм сокланып утырдылар. Мондый чаралар кәефне күтәрә, кешеләр күңелендә шатлыклы хатирәләр калдыра.

  «Чирмешән муниципаль районында «Мәрхәмәтле йөрәк» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне диспансерлаштыру, медицина тикшерүе узу өчен медицина оешмаларына китерү эшен дәвам итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International