«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Башка массаж ясау» дигән темага әңгәмә

2020 елның 17 гыйнвары, җомга

«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә массаж ясау буенча шәфкать туташы Гюллу Мустафаева башка массаж ясау  дигән темага әңгәмә үткәрде.

Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларны башка массаж ясау алымларына өйрәтү һәм аның файдасы турында аңлату.

Башка  массаж ясау  кеше организмына шифалы йогынты ясауның бер ысулы булып тора. Ул баш авыртуны һәм арыганлык бетерергә, кан басымын нормальләштерергә, чәч тамырларын ныгытырга ярдәм итә. Әлеге процедураны салон шартларында гына түгел,  өйдә дә мөстәкыйль рәвештә дә башкарырга мөмкин. Массаж ярдәмендә төрле мускулларның, бәйләнешләрнең, буыннарның нормаль эшләве торгызыла. Массаж көчле җәрәхәтләр һәм авырулардан соң, пациентларны тернәкләндерүдә зур әһәмияткә ия. Массаж кулларның эшчәнлеге  чикләнгән вакытта, мәсәлән сынган яки сузылганнан соң, тукымаларны үз хәләтенә кайтырырга ярдәм итә.

    Башка массаж ясауның файдасы һәм техникасы:

1.         Массаж кан әйләнеше һәм бизләрнең эшчәнлеген арттыра, шуңа күрә аны башны юар алдыннан  башкару яхшырак. (2-3 сәгать эчендә булуы мәслихәт).

2.         Хәрәкәтләр этаплап башкарылырга тиеш: башта җиңелчә сыпыру, аннары энергияле (әмма кискен түгел), йолкып  һәм басып алу, ә финалда янә йомшак сыпырулар.

3.         Манипуляцияне чәч үсеше линиясе буенча гына башкарырга кирәк.

4.         Процедура алдыннан кулларны җылытырга һәм бактериягә каршы сабын белән юарга кирәк.

5.     Массаж тәмамланганнан соң, муен бүлегенә игътибар итеп, җиңелчә генә хәрәкәтләр белән процедураны тәмамларга кирәк.

Чарада барлыгы 15 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International