Арча районының 90 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Арчаның “Өмет чаткысы” мөмкинлекләре чикләнгән яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә танып-белү шөгыле үткәрелде.
Тәрбияләнүчеләргә Арча районыннан чыккан язучы һәм шагыйрьләрнең тормыш юлы һәм иҗаты турында презентация тәкъдим ителде. Балалар аларның кыскача биографиясе һәм әсәрләре белән таныштылар.
Якташларыбыз – Г.Тукай, Г.Бәширов, М.Мәһдиев, Г.Ахунов һәм башкалар – татар әдәбиятын үстерүгә бик зур өлеш кертүчеләр. Алар үз әсәрләрендә чагылдырган темалар бүгенге көндә дә бик актуаль.
Тәрбияче Филсинә Гарәфиева әйтүенчә, мондый шөгыльләр балаларда матур әдәбиятка кызыксыну уятуда, әхлакый сыйфатлар, туган якка, туган илгә мәхәббәт тәрбияләүдә мөһим чара булып тора.