Чирмешән районында 65 яшьтән өлкәнрәк затларны медицина учреждениеләренә китерү эше дәвам итә

2020 елның 17 гыйнвары, җомга

  «Чирмешән муниципаль районында «Мәрхәмәтле йөрәк» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне диспансерлаштыру, медицина тикшерүе узу өчен медицина оешмаларына китерү эшен дәвам итә.

2019 елның 4 аенда 773 райондашыбызга шундый    хезмәт күрсәтелгән. 2020 елның гыйнварында 164 кешене медицина оешмаларына китерү планлаштырыла. Бүгенге көнгә инде 68 кеше хезмәтләндерелгән .

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International