Менделеевск муниципаль районындагы "Өмет яры" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге 2020 елның гыйнварыннан "Демография" милли проектын тормышка ашыру уңаеннан авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәкләрне медицина оешмаларына китерү эше дәвам итә.
"Демография" милли проекты өлкән яшьтәге гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрүгә, актив яшьне озынайтуга, актив озын гомерлелек өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән.
Профилактик медицина тикшерүләрен һәм диспансеризация үткәрү өчен беренче кварталга Песәй һәм Монай авыл җирлекләреннән 600 өлкән яшьтәге гражданны китерү планлаштырыла.