«Сәламәтлек баскычы» программасы кысаларында 2020 нче елның 15 нче гыйнвары көнне Түбән Каманың «Веста» үзәге белгече Ирина Кожевникова 8 мөмкинлекләре чикле бала һәм аларның әти-әниләре өчен «Сәламәтлек утравы» дип аталган төркемле дәрес үткәрде. Шөгыльнең максаты-игътибар тупланышын үстерү, хәрәкәт потенциалын активлаштыру, эмоциональ халәтне яхшырту, физик эшчәнлеккә мотивация формалаштыру.
Дәрес “Урыныңа кайт” дигән хәрәкәтле уен белән башланып китте. Һәр катнашучы бирем алды: берничә адым алга ясарга, аннары мәсәлән, сулга борырга, янә адымнар ясарга. Шулай итеп, бала өч тапкыр борылды. Алып баручы биремне бала кире хәрәкәт итә башлаган урынына кайтсын өчен исәпләгән иде.
Әлеге программа кысаларында туп белән күнегүләр еш кулланыла. Мәсәлән, “Тупны тот” күнегүе. Тупны әйләнә буенча да, парлап та бирделәр. Бу аз хәрәкәтчән уен хәрәкәтләрне координацияләүгә һәм буыннарның хәрәкәтчәнлегенә яхшы тәэсир итә, объектларны күзәтү буенча мөһим күнекмәләрне үстерә, шулай ук бала туп артыннан хәрәкәт иткәндә мотор күнекмәләрен формалаштыра.
Дәрес файдалы гына түгел, ә бик күңелле дә узды.