2020 елның 17 январендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә балалар белән “Өйдә куркынычсызлык” дигән гамәли дәрес узды.
Әлеге дәреснең максаты булып балаларда көнкүрештә очрый торган куркыныч предметлар, алардан файдалану кагыйдәләре турында күзаллау формалаштыру торды. Балалар һәр йортта булган куркыныч предметлар турында табышмаклар чиштеләр. Алар нинди куркыныч янавын аңлаттылар һәм аларны булдырмау юлларын күрсәттеләр. Аннан соң балалар “Сак булыгыз кайнар”, “электр безнең дустыбыз”, “Интернет” мультфильмнарын карадылар.
Ахырда балалар йорт иминлеге беренче чиратта үзләреннән тора дигән нәтиҗә ясадылар.