ЯҢАЛЫКЛАР


30
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Яр Чаллы шәһәре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова «Шәхси үсеш» дигән темага мини-тренинг үткәрде.

«Җәлил картлар һәм инвалидлар йорты»нда ТАССРның 100 еллыгына багышланган викторина

Мамадыш муниципаль районындагы «Надежда» социаль приюты тәрбияләнүчеләре «Балалар һәм яшүсмерләр йортының» фәнни-техник  юнәлеш кураторы Гурьянов Радик җитәкчелегендә техник модельләштерү белән шөгыльләнәләр

2020нче елның 29 гыйнварында Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Питрәч муниципаль районындагы «Кайгырту» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагоглары Киселева Валентина һәм Зәйнетдинова Әминә Питрәч авылының Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре белән берлектә "Ленинград блокадасы" чарасын, балаларның илебезнең героик үткәне – блокад, авыр һәм героик көннәр, блокаданы кичергән кешеләрнең батырлыгы турында белемнәрен баету максаты белән оештырылды. 

29 гыйнвар көнне Питрәч муниципаль районының "Кайгырту" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре, «Батыр" кинотеатры белән берлектә, өлкәннәр һәм инвалидлар өчен "Бибинур" фильмын күрсәттеләр

Бөек Җиңүнең 75-еллыгы уңаеннан, 2020 ел Хәтер һәм дан елы дип игълан ителде, шул исәптән  Яңа Чишмә районында Бөек Ватан сугышы ветераннарын әйләнеп чыгу оештырылды. Бүгенге көндә районда 187 ветеран яши, шуларның 5се - Бөек Ватан сугышында катнашучылар, 27се - Бөек Ватан сугышы тол хатыннары, һәм 155 тыл хезмәткәре.

   28.01.2020 елда озын гомерле Черняева Валентина Григорьевна үзенең туган көнен билгеләп үтте. Аңа 99 яшь тулды. Әлеге дата белән аны волонтерлар, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре һәм социаль хезмәткәрләре котлады.

          2020 нче елның 24 нче гыйнварында Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль  педагогы  Римма Шакирова “Таныш булмаган кешеләр белән үз-үзеңне ничек тотарга” шөгылен уздырды.


29
гыйнвар, 2020 ел
чәршәмбе

2020 елның 29 гыйнварында Әтнә районы «Изгелек» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге коллективының 2019 елгы эшкә йомгак ясау буенча еллык җыелыш булып узды.

Җыелышта социаль яклау бүлеге җитәкчесе Галиева Әминә Әбделәхәт кызы, «Изгелек» үзәге директоры Сәләхиева Зөлфирә Зөфәр кызы, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Галимҗанова Лилия Октябрис кызы, гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Садретдинова Гүзәлия Фаил кызы һәм 11 нче материаль ярдәм күрсәтү бүлеге  мөдире Насыйбуллина Гөлнара Раиф кызы чыгыш ясадылар.

Чыгышларда билгеләп үтелгәнчә, 2019 елда үзәк хезмәткәрләре тарафыннан халыкка социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә төп бурычларны хәл итү буенча уңышлы һәм әһәмиятле эш башкарылды. 2019 елда оешмага җиткерелгән дәүләт биреме хезмәт күрсәтүнең барлык төрләре буенча да үтәлгән, күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатына карата шикаятьләр килмәгән. Еллык җыелышка йомгак ясап, үзәк директоры коллектив әгъзаларына уңышлы һәм нәтиҗәле эшчәнлек өчен рәхмәт белдерде һәм 2020 елга куелган бурычлар белән таныштырды.

«Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балалар уйлап табулары атналыгы тәмамланды. Иң кульминация булып тематик балалар бәйрәме булды. Ул КФУның физика факультеты волонтерлары ярдәме белән оештырылды.

Студентлар үзәктә тәрбияләнүчеләргә һәм аларның әти-әниләренә концерт программасы тәкъдим иттеләр. Бәйрәмнең максаты-балаларны физиканың мавыктыргыч дөньясы белән таныштыру. Волонтерлар балаларга үзләренең булачак һөнәрләре турында сөйләделәр. Күренекле физиклар-уйлап табучылар турында сөйләү булды. Аларның һәркайсы иҗади фикерләү мөһим булуын исбатлады. Һәр тәрбияләнүче укуда яңа уңышларга ирешү өчен илһам алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International