29 гыйнвар көнне Питрәч муниципаль районының "Кайгырту" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре, «Батыр" кинотеатры белән берлектә, өлкәннәр һәм инвалидлар өчен "Бибинур" фильмын күрсәттеләр. Бу чара ТАССРның 100 еллыгына һәм «Батыр» кинотеатрында 2020 елнда йөзенче кино карау сеансына багышланган иде. Кинотеатрга бару үзенә күрә бер бәйрәм һәм 30дан артык өлкән яшьтәге питрәчлеләр өчен менә дигән ял булды.