Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Питрәч муниципаль районындагы «Кайгырту» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге "Ленинград блокадасы" чарасын оештырдылар

2020 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2020нче елның 29 гыйнварында Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Питрәч муниципаль районындагы «Кайгырту» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагоглары Киселева Валентина һәм Зәйнетдинова Әминә Питрәч авылының Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре белән берлектә "Ленинград блокадасы" чарасын, балаларның илебезнең героик үткәне – блокад, авыр һәм героик көннәр, блокаданы кичергән кешеләрнең батырлыгы турында белемнәрен баету максаты белән оештырылды. Балалар "Ленинград блокадасын өзү көне. Таня Савичева көндәлеге» дип исемләнгән фильм карадылар, очрашу ахырында тарихи хәтерне саклау максатыннан Ленинград җирендә Бөек Ватан сугышы вакыйгалары турында викторина үткәрелде. Анда 22 балигъ булмаган бала катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International