«Җәлил картлар һәм инвалидлар йорты»нда ТАССРның 100 еллыгына багышланган викторина

2020 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

     Балачакта без тизрәк үсәргә хыялланабыз. Мөстәкыйль булу, буш вакыт җитмәүгә борчылабыз. Гел ашыгабыз, әмма берни дә өлгерә алмыйбыз. Пенсиягә чыккач, хәл тамырдан үзгәрә. Тормыш дүрт дивар артына  ябыла, ә телевизор карау - төп күңел ачу чарасы булып тора. Өлкәннәр өчен ял кичәләре, конкурслар  оештыру - гадәти күренештән чыгу мөмкинлеге. 30 гыйнвар көнне Г.С. Бәдретдинова социаль хезмәткәр З. Р. Демидова белән берлектә социаль хезмәтләр алучыларга  ТАССРның 100 еллыгына багышланган викторина үткәрделәр. Викторинаны Г.Тукайның «Туган тел»шигыренә язылган җырыннан башлап җибәрделәр. Күп сорауларга җавап бирделәр, белемнәре, тәэсирләре белән уртаклаштылар. Татарстан Республикасы Дәүләт гимнын тыңладылар, аннан соң республика флагын кәгазьгә төшерделәр. Соңыннан барлык сорауларга да җавап бирделәр һәм «Туган тел»җыры белән викторинаны ныгыттылар. Өлкән яшьтәге кешеләргә игелекле булыгыз, алар өчен игелекле сүзләр кызганмагыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International