Проект кысаларында тәрбияләнүчеләр «Лазер технологияләре» түгәрәгенә йөриләр. Монда югары технологияле җиһазларда ЧПУ белән эшләү күнекмәләре үзләштереләр һәм график редакторлар программасын өйрәнәләр. Балалар төрле материалларны: кәгазь, картон, пенопласт, фанера эшкәртүнең төрле технологияләре белән танышалар. Балалар зур кызыксыну белән автомобильләр, самолетлар, вертолетлар һәм башка техника модельләрен әзерлиләр. Бу үзенә күрә конструктор, анны җыйганда балалар конструкторлык сәләтен һәм техник фикерләүне үстерәләр.