Бөек Ватан сугышы ветераннарын әйләнеп чыгу

2020 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бөек Җиңүнең 75-еллыгы уңаеннан, 2020 ел Хәтер һәм дан елы дип игълан ителде, шул исәптән  Яңа Чишмә районында Бөек Ватан сугышы ветераннарын әйләнеп чыгу оештырылды. Бүгенге көндә районда 187 ветеран яши, шуларның 5се - Бөек Ватан сугышында катнашучылар, 27се - Бөек Ватан сугышы тол хатыннары, һәм 155 тыл хезмәткәре.

Яңа Чишмә районы “Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Бөек Ватан сугышы ветераннарын әйләнеп чыгу вакытында, аларның торак шартларын һәм сәламәтлек хәлләрен тикшерәләр. Шулай ук ветераннар белән сөйләшү барышында, аларның социаль хезмәт алуда һәм волонтерлар ярдәменә мохтаҗ булуын ачыклыйлар.

Бу рәвештә социаль хезмәткәрләр һәм волонтерлар алып барган эш бик мәгънәле һәм зур әһәмияткә ия.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International