«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Шәхси үсеш» дигән темага мини-тренинг

2020 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Яр Чаллы шәһәре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова «Шәхси үсеш» дигән темага мини-тренинг үткәрде.

Тренингның максаты: социаль хезмәт алучыларга үзләрен аңларга, эчке потенциалларын, уңышларын билгеләргә,  максатларны дөрес итеп куярга, төрле хәлләрдән чыгу юлларын табарга ярдәм итү.

        Чара «Тамашалар» дигән күнегүдән башланды – һәр катнашучы үзе турында кечкенә генә презентация ясады, ул аны яхшы итеп сүрәтләде. «Минем үсеш дәрәҗәсе», «Тормыш планнары» темалары буенча фикер алыштылар. «Гадел һәм алдакчы», «Салават күпере буйлап», «Азатлык препараты» күнегүләре үткәрелде. Фикер алышу барышында мондый чара үз мотивларыңны яхшырак аңларга һәм аларны үз максатларыңа ирешүдә кулланырга өйрәтә, әйләнә-тирәдәгеләрне аңлау сәләтен арттыра дигән нәтиҗәгә килделәр.

Социаль хезмәт алучылар тыныч һәм җылы атмосферада узган тренингтан  уңай эмоция һәм яхшы кәеф алдылар. Тренингны үткәргәннән соң, катнашучыларның  үз-үзләрен танып белүләре,  абруйларының һәм башка кешеләргә булган хөрмәт хисләренең үсү процессы активлашты.

Тренингта 16 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International