Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы “Таныш булмаган кешеләр белән үз-үзеңне ничек тотарга” шөгылен уздырды

2020 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2020 нче елның 24 нче гыйнварында Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль  педагогы  Римма Шакирова “Таныш булмаган кешеләр белән үз-үзеңне ничек тотарга” шөгылен уздырды.

        Чара имин тормыш күнекмәләрен, төп коммуникатив компетенцияләрне, үз-үзеңә һәм кешеләргә җаваплы карашны, сакчыллыкны, адекват булмаган хәлләрдә эшләргә әзерлекне формалаштыруга ярдәм итүгә юнәлдерелгән иде.

        Чараның төп бурычлары- таныш булмаган кешеләр белән очрашканда  дөрес тәртип күнекмәләрен формалаштыруга ярдәм итү.

         Шөгыльдә  3 социаль хезмәт алучы катнашты.

        Катнашучыларга "Таныш булмаган кешеләр белән үз-үзеңне ничек тотарга"  видеоролигы  күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International