ЯҢАЛЫКЛАР


31
гыйнвар, 2020 ел
җомга

         Түбән Каманың «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Ксения Ведерникова 24 балигъ булмаган бала арасында «Хокук бозуларны профилактикалауда балигъ булмаганнарның мәгълүмати куркынычсызлыгын формалаштыру» технологиясе кысаларында «Киберфатлар киберскептикларга каршы» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде.

“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә  социаль хезмәт буенча белгеч Мәдинә Хажарова “Өлкән буын” федераль проекты кысаларындагы «Демография» милли проектына нигезләнеп, «Мин булдырам» дигән яңа тренажерда мастер-класс белән үткәрде.

2020 нче елның 20 гыйнварында «Демография» милли проектының  «Өлкән буын» проекты кысаларында  «Берёзка» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең психологы Хисматуллина Г.Ф. социаль хезмәт алучылар өчен «Психосоматика. Авыруның сәбәбе буларак фикер» темасына лекция үткәрде.

ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча чараларны тормышка ашыру кысаларында Бөгелмәнең «Радуга» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Ольга Лукашова «ачык дөнья» клубы әгъзалары белән «толерант Татарстан» дигән интерактив дәрес үткәрде. Очрашуның максаты-балаларның Татарстан һәм аның тарихы турында белемнәрен киңәйтү, ныгыту, республикабыз мәдәниятләренең бай күптөрлелеген хөрмәт итү, кабул итү һәм дөрес аңлау иде.

Йөрү бала тормышында мөһим урын алып тора. Йөрү вакытында әйләнә-тирә дөньяны танып белү бара, бала яшьтәшләре белән аралашырга өйрәнә, шулай ук сәламәтләндерү әһәмиятенә ия. Ниһаять, йөрү-хәрәкәтчән уеннарда, хезмәт процессларында, төрле физик күнегүләрдә балаларга үз ихтыяҗларын канәгатьләндерү мөмкинлеге бирә торган режим элементы. Саф һавада йөрү сәламәтлекне ныгыту, иммунитетны арттыру өчен иң яхшы чара булып тора, димәк, балаларда салкын тию авыруларын профилактикалау да .


30
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

«Ветеран белән якшәмбе көн» социаль проекты Бөек җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан ветераннарга хөрмәт йөзеннән эшләнгән. Ул ветераннарга адреслы социаль һәм медицина ярдәме күрсәтү аша патриотик тәрбия бирүгә юнәлдерелгән.

30-нчы гыйнвар көнне Югары Утар балалар йортының “Шәфкатьлелек” бүлеге тәрбиячесе Галимҗанова Ф.Н. балалар белән “Кәгазь барына да түзә” дигән темага шөгыль үткәрде.

3 нче санлы социаль участогында Түбән Кама «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Резеда Абрамова 12-13 яшьлек 14 бала белән «Танышу» дигән төркемле дәрес үткәрде.  Максат: максатчан төркем белән танышу,  Ромицын Е. Е.ның «Яшүсмерләр һәм ата-аналар» методикасы ярдәмендә диагностика үткәрү.

Россия Федерациясендә Хәтер һәм Дан елы кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Әлфирә Юнысова 12 нче социаль участокта 22 балигъ булмаган бала өчен «Блокадалы Ленинград балалары» дигән чара үткәрде.

“Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында” кунакта  Әлмәт дәүләт нефть институты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International