“Кәгазь барына да түзә” - ДКО “ЮгарыУтар акылга зәгыйфь булган балалар интернат-йорты”

2020 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

30-нчы гыйнвар көнне Югары Утар балалар йортының “Шәфкатьлелек” бүлеге тәрбиячесе Галимҗанова Ф.Н. балалар белән “Кәгазь барына да түзә” дигән темага шөгыль үткәрде.

Шөгыльнең максаты: Кәгазь һәм аның торләре, сыйфаты турында балаларның белемнәрен формалаштыру; тәҗрибэ үткэрү ярдәмендә кәгазьнең үзлекләрен, аны ничек кулланырга кирәклеген аңлату.

Кәгазь бите барысына да түзә, дилэр. Бу чыннан да шулай бит. Әле бер, әле икенче скульптурага әйләнгән чакта, ул үзен кискәләп бетерсәләр дә, тишкәләп, бөкләп бетерсәләр дә түзә.

Шөгыль башында тәрбияче балалар белән кәгазь турында әңгәмә үткәрде. Аннары ул балаларны “тылсымлы лабораториягә” алып килде. Өстәл өстендәге подносларга төрле кәгазь кисәкләре салынган иде. Балалар шома, кытыршы, калын, юка кәгазь кисәкләрен тотып карадылар. Аннан соң, тәрбияче  белән бергәләп, кәгазь кисәкләре белән тәҗрибә ясадылар: вак кисәкләргә бүлгәләделәр, йомарлап карадылар, кайчы белән кистеләр, стакандагы суга салып карадылар. Шөгыль ахырында, кәгазь тиз киселә, йомарлана, тиз бөгелә һәм суны сеңдерә дигән нәтиҗәгә килделәр.

Шөгыль һәркем өчен дә кызыклы һәм файдалы булды. Балалар бик теләп шөгыльләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International