Сарман районы «Шәфкатъ» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге «Волонтер» берләшмәсе «Ветеран белән якшәмбе көн» социаль проектына кушылды.

2020 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

«Ветеран белән якшәмбе көн» социаль проекты Бөек җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан ветераннарга хөрмәт йөзеннән эшләнгән. Ул ветераннарга адреслы социаль һәм медицина ярдәме күрсәтү аша патриотик тәрбия бирүгә юнәлдерелгән. Сарман районы «Шәфкатъ»  халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге «Волонтер» берләшмәсе активистлары  26 гыйнвар көнне «Кадерле ветеран» проекты кысаларында Сарман районы үзәк хастаханәсендә дәваланучы Бөек Ватан сугышы ветераны Хәлимов Мизхәт Хәлим улының хәлен белештеләр. Волонтерлар ветеранга ныклы сәламәтлек теләделәр, физик һәм рухи көч, патриотизм, яшьләргә чын үрнәк булуы өчен рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International