Тормыш.... Аны ни белән үлчәргә? Сез, әлбәттә, еллар буе диярсез. Һәм... еллар буе да, эшләр күбрәк.. тормышта башкарылган эшләр башкалар өчен генә эшләнми. Изге эш, яхшы сүз белән гомерне үзебезгә генә түгел, ә тирә-юньдәгеләргә дә озынайтабыз. “Җәлил картлар һәм инвалидлар йорты”на кунакка Әлмәт дәүләт нефть институтыннан хәйрия концерты белән, ихтыяри ярдәм хәрәкәте килеп китте. Алар безнең интернатта гомер итүчеләргә “Үги кыз” әкиятен алып килгән иде, һәм дә үзләренең матур концерт программасы белән дә чыгыш ясап киттеләр. Бу концерт өмет һәм ышаныч, җылылык һәм игелеклелек белән сугарылган иде. Өлкәннәребез бу очрашудан бик канәгать булып калдылар.
Катнашучылар саны: 82 кеше.