“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт буенча белгеч Мәдинә Хажарова “Өлкән буын” федераль проекты кысаларындагы «Демография» милли проектына нигезләнеп, «Мин булдырам» дигән яңа тренажерда мастер-класс белән үткәрде.
Мастер-классның максаты: кул хәрәкәтләренең күләмен саклап калу, арттыру һәм аяк-кулларда хәрәкәтчән тайпылышлар булган очракта вак моториканың хәрәкәтен яхшырту.
Социаль эш буенча белгеч, социаль хезмәт алучыларны эре буыннарның хәрәкәт функцияләрен торгызу, бармакларның хәрәкәтчәнлеге һәм тактиль сизгерлеге өчен билгеләнгән «Мин булдырам» дигән тренажер белән таныштырды. Чара тыныч халәттә, куллар өчен җиңел күнегүләр белән башланды. Белгеч хәрәкәтләр күләмен арттыру, кул бармакларын бөгү һәм йомшарту, хәрәкәтчәнлекне һәм хәрәкәтне координацияләү өчен күнегүләрнең төп төрләрен күрсәтте.
Социаль хезмәт алучылар тәкъдим ителгән күнегүләр комплексын бик теләп башкардылар һәм гомуми физик халәтләренен яхшыруын, кәефләренең күтәрүелүен билгеләп үттеләр.
Чарада 4 кеше катнашты.