«Киберфатлар киберскептикларга каршы». Түбән Каманың «Веста» Үзәге

2020 елның 31 гыйнвары, җомга

         Түбән Каманың «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Ксения Ведерникова 24 балигъ булмаган бала арасында «Хокук бозуларны профилактикалауда балигъ булмаганнарның мәгълүмати куркынычсызлыгын формалаштыру» технологиясе кысаларында «Киберфатлар киберскептикларга каршы» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде. Максаты: яшүсмерләрнең Интернеттагы төрле мәгълүмат төрләре турында белемнәрен актуальләштерү, шулай ук аларның челтәрдәге уңай һәм тискәре контент турында күзаллауларын формалаштыру.

            Дәрес «Мине ышандыр» дигән уен - разминка белән башланып китте, анда белгеч беркайчан да интернеттан файдаланмаган, аның турында күп ишеткән, тик интернетта кызыклы һәм файдалы нәрсә барлыгына шикләнә торган кеше ролен уйнады. Ул катнашучылардан аны яңадан инандыруларын сорады. Мәҗбүри шарт: аргументлар кабатланырга тиеш түгел һәм «Интернетта таба аласыз...» дигән гыйбарәдән башланырга тиеш. Аннары яшүсмерләргә дебатларда катнашырга тәкъдим ителде. Алар ике төркемгә бүленде: киберфанатлар һәм интернет киберскептиклары, кәгазь битендә интернетның  “+” һәм “-“ ын яздылар. Аннары һәр команда үзенең позициясен аңлатты, сорауларга җавап бирделәр: Сезгә нәрсә җиңелрәк булды: интернетта файдалы яки зарарлы мәгълүмат төрләрен табу» , интернетның «уңай» ягы «тискәре» ягыннан нәрсә белән аерылып тора? Нигездә, катнашучылар киберфанатлар ягына бастылар, әмма шул ук вакытта күпләр интернеттан файдалану өчен куркыныч якларны да күрсәтә алдылар.

Дәрес ахырында балалар белгечкә кызыклы һәм танып-белү дәресе өчен рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International