Югары –Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты- интернаты “Ветеран белән ял көне” дигән социаль проектында катнашты

2020 елның 31 гыйнвары, җомга

Бөек Җиңүнең 75-еллыгы уңаеннан 2020 ел – хәтер һәм дан елы дип игълан ителде, шул исәптән Татарстан Республикасында “Ветеран белән ял көне” дигән социаль проект оештыру планлаштырыла. Бу проект Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннарга социаль һәм медицина ярдәм итү аша яшь буынга патриотик тәрбия бирүгә юнәлтелгән.

Проектның төп идеясе – үз теләкләре буенча конкрет кеше яисә оешма артына һәр ветеран беркетелергә тиеш. Проект шулай ук өлкәннәргә карата игътибарлык, кайгыртучанлык хисләрен тудырудан гыйбарәт.

 “Ветеран белән ял көне” проектын гамәлгә ашыру уңаеннан киңәшмә үткәрелде, проект кысаларында чаралар планлаштырылган иде, үткәрү даталары билгеләнде һәм Курсабаш авылыннан тыл ветераны Вәлиева Минсура Мөхәммәт кызын шефлыкка алырга билгеләнде.

2020 елның 29 гыйнварында ветеранның өендә булдык, директор Гәрәев И.Г. һәм балалар йорты хезмәткәрләре, анда үткәне турында җылы әңгәмә, шулай ук алдагы очрашулар, чаралар турында килешү булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International