2020 елның 29 нчы гыйнварында Сарман муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль-тернәкләндерү бүлегенең социаль хезмәт алучылар өчен өстәл теннисы буенча турнир үткәрелде.
Теннис мәйданчыгында азарт һәм җиңүгә омтылыш рухы хөкем сөрде. Уенчылар, өлкән буын булуга карамастан, бик актив катнаштылар.Чара ахырында истәлекле бүләкләр тапшырылды.