“Юбиляр”

2020 елның 31 гыйнвары, җомга

30 январь көнне Кукмара муниципаль районы Олыяз авылында яшәүче, 2005 нче  елдан “Тылсым” халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә йөреп социаль хезмәттән файдаланучы,  ялгыз торучы,  Назия Гайнетдин кызы Гимадиева  үзенең  90 яшен каршылады.

Юбилярны бу истәлекле көне белән котларга “Тылсым” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең директоры Нурсия Минивакил кызы, “Тылсым” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең юристы Эльвира Юра кызы , өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең белгече Дамира Радик кызы,  өйгә йөреп хезмәт күрсәтүче социаль хезмәткәр Светлана Минисабир кызы, Назия Гайнетдин    кызын кайнар котладылар. Назия  Гайнетдин  кызы  кунакларга үзенең тормыш һәм хезмәт юлы турында сөйләде, үзәк җитәкчелегенә социаль хезмәткэрнен узенә күрсәткән  хөрмәте һәм игьтибары өчен үзәк җитәкчелегенә рәхмәт сүзләре җиткерде.  Юбилярга озын гомер, сәләмәтлек теләп,  котлап истэлекле бүләк тапшырылды.

“Барыгызга да озын гомер, якты аяз күк телим”, - диде Назия апа. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International