2020 елның 30 январендә Балтач районының Чепья авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Раимова Зоя Сергеевна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, «Наз» үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева, Чепья авыл җирлеге башлыгы Азат Нотфуллин, җаваплылыгы чикләнгән «Труд» җәмгыяте директоры Рәшит Хадыевлар юбилярга рәхмәт сүзләре җиткерделәр.
Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләкләр тапшырдылар.
Зоя Сергеевна озак еллар колхозда эшләгән, авылдашларының ихтирамын казанган. Тормыш иптәше белән бергә алты баласына һәм ятим калган сеңлесенен кызына лаеклы тәрбия бирәләр. Хәзергә вакытта ул улы гаиләсендә яши, унөч оныгы һәм тугыз оныкчыгы бар.