Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр Үзәк район китапханәсенә бардылар. Китапханә хезмәткәрләре кызыклы китап һәм күренекле язучы белән очрашу оештырдылар. Рус язучысы Александра Осип кызы Ишимованың тууына 215 ел тулды. Балаларга аның тормышы турында кызыклы тарих сөйләделәр, аның китапларын күрсәттеләр. Александра Осиповна үз китапларында балаларны игелеккә өйрәтә, үз Ватанының мәдәниятенә һәм тарихына ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияли, табигатькә, бөтен тереклеккә мәхәббәт тәрбияләргә тырыша. Аның танылган китапларының берсе - «Балалар өчен хикәяләрдә Россия тарихы» китабы. Китап илебезнең меңьеллык тарихы турында бик зур мәгълүмат бирә. «Россия тарихы» ның гадилеге һәм ачыклыгы аны балалар өчен уңайлы итте. Приютта тәрбияләнүчеләр рус язучысы һәм әлеге искиткеч китап белән танышуга бик шат булдылар.
