ЯҢАЛЫКЛАР


4
февраль, 2020 ел
сишәмбе

2020 елның 4 февраль көнне Югары Утар балалар йортында «Шәфкатьлелек» бүлегендә тәрбияче Сираҗиева Гөлчәчәк Фәһметдиновна индивидуаль- уен формасында фитнес туп белән шөгыль үткәрде.

  4 февраль 2020 ел Актаныш картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләр өчен шәфкать туташы Нургалиева Ф. М. “Коронавирус” дигән темага профилактик лекция уздырычак.

       2020нче елның 3нче февралендә “Берёзка” инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Галеева Р. Р “Макароннан үз кулларың белән ясалган эшләнмәләр " дигән темага дәрес үткәрде.

Бөек Ватан сугышы катнашучысы Минкаев Гарифулла Халиулла улының 3 февраль иртәсе вакыйгаларга бик бай булып башланды. 

Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Ленинград блокадасы» Бөтенроссия яшьләр тарихи квестында катнаштылар.

       Яшел Үзән муниципаль районында янгын хәбәрчеләре урнаштыру буенча хәйрия акциясенең чираттагы этабы башланды. Аларны күп балалы гаиләләр, ялгыз һәм ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнар, имин булмаган гаиләләрдә һәм мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләрдә урнаштыра башладылар.

Еллар уза, буыннар алмашына, әмма безнең өчен бөек илебезне саклаган, тынычлыкны алып килгән кешеләргә киләчәк буыннарның рәхмәте үзгәрешсез кала.

Байлар Сабасының мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр үзләрен төрле һөнәрләрдә сынап карауларын дәвам итәләр. 04 февральда  "Шатлык" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Һөнәрләр шәһәренең яңа станцияләре белән таныштылар. Бу юлы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре «Игелекле эшләр йорты» дигән темага чара оештырдылар. Чара барышында балигъ булмаган балаларны социаль өлкә белгечләренең эшчәнлеге белән таныштырдылар. Программа барышында балалар һөнәр күнекмәләрен генә түгел, ә алда ял итү өчен бонус өлеше буларак, билгеле бер сәгатьләрдә “Сабантуй” ат спорты комплексында күңел ачу хокукына ия булдылар.

Яр Чаллы шәһәренең "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү  үзәгендә физиотерапия шәфкать туташы Любовь Габдрахманова «Балчык белән дәвалау» дигән темага гамәли шөгыль үткәрде.

2020 нче елның 04 нче февраленда  «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова «Тукай үзәк район хастаханәсендә» «Баланың эчке яктан үсеше» темасына яңа туган баласын кабул итәргә шикләнгән хатын-кызларга социаль ярдәм күрсәтү буенча гамәли дәрес үткәрде.

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International