Бөек Ватан сугышы катнашучысы Минкаев Гарифулла Халиулла улының 3 февраль иртәсе вакыйгаларга бик бай булып башланды. Аңа “Кайгырту” үзәге белгечләре, Акбүре авыл китапханәчесе, социаль хезмәткәрләр һәм Акбүре урта мәктәбе волонтерлары килделәр,аның фамилиясе кергән хәтер китабын тапшырдылар. Гарифулла бабай үз чиратында кунакларга үзенең тормыш юлын, сугыш елларын искә алып сөйләде, сугышны үз күзләре белән күргән кешедән хатирәләрне тыңлау барысы өчен бик кызык булды. Үзенең тормышы, оптимистик рухы һәм энергиясе белән Гарифулла бабай яшь буынга үрнәк булып тора. Бу очрашу барысы өчен истәлекле һәм кабатланмас булды. Волонтерлар очрашу ахырында Гарифулла бабайның йортында кар чистарттылар, һәм аның янына ешрак килергә дип вәгъдә бирделәр.