Максат: күнекмәләр ясаганда мускулларын ныгыту, тигезлек саклау сәләтләрен үстерү,арка, аяк, кул чукларының йомшаруын ныгыту, киенренкелекләрен бетерү. Фитбол- зур күләмле туп. Фитбол инглиз теленнән тәрҗемә иткәндә “Терәк өчен туп” дигәнне аңлата, ул сәламәтләндерү максатларында кулланыла. Туптагы күнегүләр көчне үстерергә ярдәм итә, кан әйләнешен һәм матдәләр алмашын көчәйтә. Тәрбияче күнегүләр өчен, зур туп кулланды. Күнегүләрне башкарганда тәрбияче Дәринә һәм Тимур белән аерым шөгыльләнде һәм уңай, эмоциональ кәеф булдырырга тырышты. Дәринә белән Тимурга тупта шөгыльләнү бик ошады. Бу гимнастик күнегүләр балаларны эмоциональ тәртипкә һәм яхшы кәефләрен күтәрергә ярдәм итте.