Актаныш картлар йортында «Коронавирус» дигән темага лекция

2020 елның 4 феврале, сишәмбе

   4 февраль 2020 ел Актаныш картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләр өчен  шәфкать туташы Нургалиева Ф. М.“Коронавирус” дигән темага профилактик  лекция уздырды. Бу тема, мөгаен, бүгенге көндә иң актуаль һәм авыр темаларның берсе. Коронавирус - ул тулы бер гаилә вируслары, ул үз эченә 30дан артык төр ала.  Алар кешене генә түгел, хайваннарны – мәчеләрне, этләрне, кошларны, дуңгызларны һәм мөгезле эре терлекне дә зарарлый алалар. Вирус авыру кеше белән турыдан-туры элемтәдә булганда тарала. Өлкәннәребез бик күп яналыклар белән танышты.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International