Ленинград блокадасы «Бөтенроссия яшьләр квесты»

2020 елның 4 феврале, сишәмбе

Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Ленинград блокадасы» Бөтенроссия яшьләр тарихи квестында катнаштылар. Квестны район балалар китапханәсендә Җиңү волонтерлары үткәрде. Чараның максаты: кызыклы формада заманча яшьләргә Бөек Ватан сугышының төп даталары һәм геройлары турында искәртү. Алдан эшләнгән маршрут буенча командалар "Ленинград блокадасы" темасына бәйле биремнәр үтәделәр. «Искра» командасы Бөтенроссия яшьләр тарихи квестында катнашкан өчен диплом алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International