“Макароннан үз кулларың белән ясалган эшләнмәләр" темасына дәрес

2020 елның 4 феврале, сишәмбе

       2020нче елның 3нче февралендә “Берёзка” инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Галеева Р. Р “Макароннан үз кулларың белән ясалган эшләнмәләр " дигән темага дәрес үткәрде.

Күп кенә материаллар,инструментлар Галеева Р.Р. кул астында, ул макарон әйберләрен размеры буенча ничек сайларга hәм эшләнмәләрне буярга өйрәтте.

Макарон эшләнмәләре – матур декоратив композицияләр ясау өчен менә дигән ысул. Төрле декоратив элементлар интерьерны шактый үзгәртергә, аңа ниндидер үзенчәлек кертергә булыша. Чөнки кыйммәтле бизәнү әйберләре сатып алуга акча һәрчак җитми.

Әлеге дәреснең максаты: абстракт фикерләүне, фантазияне, кулларның вак моторикасын үстерү һәм социаль хезмәт алучыларның эмоциональ хәлен яхшырту.

Дәрестә 10 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International