"Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Балчык белән дәвалау» гамәли шөгыль

2020 елның 4 феврале, сишәмбе

Яр Чаллы шәһәренең "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү  үзәгендә физиотерапия шәфкать туташы Любовь Габдрахманова «Балчык белән дәвалау» дигән темага гамәли шөгыль үткәрде.

Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларны дәвалау өчен балчыкның төрләре, организмга йогынтысы, нәтиҗәләре һәм куллану методикасы белән таныштыру.

Чара барышында белгеч, дәвалау балчыгы сулыклар төбендә, тау токымнары җимерелгәндә барлыкка килә торган төрле ләм катламнары булуы турында сөйләде. Дәвалау өчен кулланыла торган балчык килеп чыгышы белән берничә төргә бүленә. Балчыкның составы күп кенә кушылмаларны үз эченә алган үзенчәлекле органик һәм органик булмаган, төрле биологик актив матдәләр, минераллар, тозлар, микроэлементлардан тора. Балчык белән дәвалау процедуралары нерв системасы, терәк-хәрәкәт аппараты, сидек юллары системасы, сулыш органнары, тире авырулары булган авыруларга билгеләнә. Белгеч, балчык белән дәвалау организмга уңай тәэсир итүче иң табигый ысул булып саналса да, бу барыбер медицина терапия методикасы булып калуын искәртте. Һәр очракта да үз-үзеңне дәвалау тыела! Белгеч консультациясеннән башка балчык белән мөстәкыйль кулланганда, йөрәк-кан тамырлары һәм нерв системалары өчен артык йөкләнеш булырга мөмкин. Ә кайбер очракларда, үз-үзеңне балчык белән дәвалау, киресенчә, авыруларның кискенләшүенә китерергә мөмкинлеге турында әйтеп узды.

Соңыннан, белгеч социаль хезмәт алучыларга балчыкны куллану методикасын күрсәтте.

Барлык катнашучылар да алынган мәгълүматтан һәм аның нәтиҗәләреннән канәгать булуларын белдерделәр.

Чарада 11 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International