“Асылташ” социаль приютында “Шәфкать” гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре белән уртак чара үткәрелде

2020 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе

2020 нче елның 5 нче февралендә «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Римма Шакирова һәм психолог Ләйсән Насыйрова Яр Чаллы шәһәре “Асылташ балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты базасында Антоновлар гаиләсе белән "Балаларны тәрбияләүдә кыенлыкларны билгеләү", “Гаилә хәм гаилә кыйммәтләре” дигән чара уздырды.

Шөгыль балалар һәм өлкәннәр арасында ышанычлы, җылы, ихлас мөнәсәбәтләр формалаштыру, кризис чорында гаилә кыйммәтләрен һәм мөнәсәбәтләрен саклауга юнәлдерелгән иде.

Чараның төп бурычлары – бала белән ата-ана арасында партнерлык мөнәсәбәтләрен урнаштыру; аралашу күнекмәләрен формалаштыру.

Әлеге чарада Антоновлар  гаиләсе катнашты.

Гаилә белән үткәрелгән чара барышында социаль педагог «Әгәр дә мин...», «Сорау-җавап», «Теләк тубы” уеннары үткәрде.  Психолог «Тыюлар», «Машина йөртүче-пассажир», «Җиде теләк» һәм «Күрелмәгән җеп» дигән күнегүләр үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International