Әтнә районының "Изгелек" үзәгендә «Ветеран белән якшәмбе көн»

2020 елның 5 феврале, чәршәмбе

2020 елның 5 февралендә «Ветеран белән якшәмбе көн» социаль проекты кысаларында Әтнә муниципаль районының «Изгелек» үзәге директоры З.З. Сәләхиева һәм өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре, волонтерлар белән берлектә тыл хезмәтчәне Гатауллина Кадрия Гатаулла кызына бардылар. Әлеге социаль проект өлкән буын кешеләренә карата игътибарлы булуга һәм аларны кайгыртуга юнәлдерелгән.  Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре ветеранга шефлык алулары турында хәбәр иттеләр.  Волонтерлар, үз чиратында, өй җыештыру, кар чистарту һәм азык-төлек сатып алуда ярдәм иттеләр. Кадрия Гатаулла кызы дәһшәтле сугыш елларында,  тылда җиңүгә өлеш кертүчеләрне  истән тотулары өчен чын күңеленнән рәхмәт белдерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International