Кышкы уеннар

2020 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе

Кышкы уеннар

         Кыш-елның тылсымлы чоры, аның җитүен дистәләгән мең бала түземсезлек белән көтә. Елның башка бер вакыты да аларны уеннар һәм саф һавада күңел ачу уеннары төрлелеге белән сөендерә алмый, мөгаен.

         5 февральдә Баулы муниципаль районының «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Кзыл – Яр мәктәбенең 3 нче сыйныф укучылары белән «Кышкы уеннар» дип исемләнгән  чара үткәрделәр.

         Әлеге спорт чарасының максатлары::

- Балалар арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.

- Балаларның сәламәтлеген ныгыту.

- Балаларда физик чыныгу, ярыш рухы  тәрбияләү.

- Физик культура һәм спорт белән кызыксыну тәрбияләү.

- Уңай эмоцияләр, аралашу шатлыгы  үстерү.

         Балалар төрле биремнәр үтәделәр: хәрәкәтле уеннар уйнадылар, уеннарда көч сынаштылар. Балалар «Кәрзингә эләк», «Хоккей», «Кар бөртекләре», «Кышкы балык тоту», «Кар өеме» кебек хәрәкәтчән уеннар уйнадылар, табышмакларга җавап эзләделәр һәм кышкы спорт төрләре турында пазллар җыйдылар. Күңел ачу кызыклы һәм күңелле килеп чыкты. Ә балалар тагын бер кат аларның сәламәт, көчле, җитез булып үсүләрен күрсәттеләр. Әмма иң мөһиме, безнең күңел ачуларда һәрвакыт дуслык җиңә. Балалар, ә алар белән бергә социаль эш буенча белгечләр дә күтәренке күңел һәм оптимизм заряды алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International