«Астра» тернәкләндерү үзәгендә “Ут” дип исемләнгән тематик очрашу булып үтте

2020 елның 5 феврале, чәршәмбе

2020 елның  5 февралендә  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә  Алабуга шәһәре эчке эшләр министрлыгы ветераннары, “Алтын яшь” доброволецлар отряды һәм “Игелек планетасы” балалары белән берлектә “Ут” дип аталган тематик очрашу узды.

Әлеге чараның максаты – балаларны Бөек Ватан сугышы турында күзаллауны формалаштыру, авыр сугыш еллары турында сөйләү.

Эчке эшләр министрлыгы ветераннары белән очрашу бик җылы, дустанә шартларда узды. Зур кызыксыну белән балалар үз өлешләренә төшкән авыр сынаулар турында хикәяләр тыңладылар. Очрашуда катнашучылар сугыш турында шигырьләр укыдылар, фронт җырларын башкардылар.

Яшь буын белән очрашырга, кичерешләр турында сөйләргә һәрвакыт әзер булулары өчен рәхмәт аларга. Мондый очрашулар патриотизм тәрбияли, лаеклы кешеләргә ихтирамлы мөнәсәббәт һәм бәйрәм көннәрендә генә түгел, көндәлек тормышта да файдалы булу теләге уята.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International