2020 елның беренче җыелышы

2020 елның 5 феврале, чәршәмбе

Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең медицина һәм социаль  хезмәткәрләре белән  оештырыла торган чираттагы каралган җыелышы 27 гыйнварь аеның 2020 елында  уздырылды. Җыелышны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Хуҗин Марсель Мәгъфур улы алып барды. Җыелышта 2019 елгы эшкә йомгак ясалды, узган елда иң яхшы хезмәткәрләр аталды.  Җыелышта  “Демография” милли проектын тормышка ашыру, озак вакытлы карау системасы, район үзәк хастаханәсе белән ведомствоара эш белән таныштырдылар. Шулай ук 65 яшьтән өлкәнрәк өлкәннәрне диспансерлаштыру мәсьәләләре дә күтәрелде.  Үзәкнең 2020 елга эш планы белән таныштырдылар.  Өй яны территорияләрен чистарту һәм башка мөһим мәсьәләләр дә күтәрелде. Җыелыш ахырында озак вакытка караган презентация карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International