"Демография" милли проектын тормышка ашыру кысаларында Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында "Йога – алтын яшьнең зирәклеге" программасы буенча дәресләр уңышлы дәвам итә. Йога дәресләрендә, социаль хезмәтләр алучылар физик һәм психик сәламәтлеген, шулай ук тормыш сыйфатын һәм бәхет дәрәҗәсен яхшырта!
«Йога белән шөгыльләнү энергияне яңадан торгызып кына калмый, ихтыяҗ да тудыра, - дип сөйли дәресләр инструкторы Вероника Николаева,-
хәтерне яңарталар, сәламәтлекне ныгыталар һәм яшьлекне кайтаралар, тормышка уңай карашны, шатлыкны һәм дәртне саклап калырга, буыннарның сыгылмалылыгын һәм хәрәкәтчәнлеген яхшыртырга, умыртка баганасын, сөякләрне һәм мускулларны ныгытырга ярдәм итәләр».
Социаль хезмәт алучылар һәр дәрескә бик теләп йөриләр.