“Без сәнгатле халык II “ район оешмалары арасындагы конкурс кысаларында, 14 ноябрь көнне Сарман район мәдәният йортында “Шәфкатъ” һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләренең концерты узды.
Зал тулы, тамашачылар чыгыш ясаучыларны кайнар алкышлар белән каршы алды. Һәр концерт номерында хезмәткәрләрнең җаваплылылыгы һәм бердәмлеге сизелә. Биюләр, җырлар, шигырь,шаян номерлар – барысы да бәйрәм хисе тудырды. Тамаша беткәннэн соң әйтелгән рәхмәт сүзләре барлык катнашкан артистлар күңелендә җылы хисләр калдырды.
Шушы көннәрдә Зәй муниципаль районының “Шатлык” Комплекслы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаиләләргә һәм балаларга ярдәм итү бүлеге хезмәткәрләре, шәһәребезнең 7 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфында укучы балалар өчен “Витаминнар – безнең дусларыбыз” дип аталган танып белү чарасы уздырды.
Татарстанда волонтерлык хәрәкәте елдан-ел киң колач ала, сафы тулылана. 9 ноябрь көнне“Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә регионара Волонтер иреклеләр хәрәкәтенең Яр Чаллы шәһәре командасы аграр көллият, урта мәктәп, гимназия укучылары белән семинар-тренинг үткәрде.
31 октябрьдә Сарман районы « Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә , репрессия корбаннарын искә алу көне уңаеннан чара булып узды. Кичәнең кунагы – репрессияләнгән Исмагилов Галиәхмәт Баһман улының , кызы - Гибадуллина Лира Галиәхмәт булды.
Яңа Чишмә районы “Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә биюле-хәрәкәтле технология эшли башлады.
6 октябрь көнне Сарман районында урнашкан «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре, Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында, Җәлил картлар йортында концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Җырларыбыз, матур сүзләребез рус һәм татар телләрендә алып барылды. «Зарланмыйк әле без дөньядан, теләсәң – шатлыклар табыла икән», - диделәр алар, безнең белән саубуллашканда.
5 нче октябрь көнне “Өлкәннәр” көне декадасы уңаеннан КЦСОН “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Үзәк китапханә хезмәткәрләре катнашында әдәби-музыкаль кичә булып узды.
“Кунак күчтәнәчсез йөрми”, - ди халык. Октябрь аенда туган өлкәннәребезгә якташыбыз Дамир Гарифуллинның “Робагыйят” китабын өләштеләр, истәлеккә фотога төштеләр.
30 сентябрь көнне «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә, Өлкәннәр көне уңаеннан, районыбызның май заводы һәм Үзәкнең өлкәннәре өчен концерт – кичә булып узды.
27 сентябрь көнне «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Көзге бал булып узды. Табигатьнең бу чоры үзенчә матур, үзенчә көяз. Шулай да, аның иң зур матурлыгы – муллыкта! Өлкәннәребез җырлап, биеп, табышмакларга җавап эзләп күңел ачтылар. Алар кулы белән җитештерелгән яшелчәләрдән күргәзмә дә оештырылды.
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миннеханов боерыгы белән расланган “Экстремизмга – ЮК!” айлыгы чаралары планын үтәү максатыннан, “Шәфкатъ” үзәге белгечләре волонтерлар белән берлектә терроризм һәм экстремизмга каршы фоторәсемнәр бәйгесендә катнаштылар.