Татарстанда волонтерлык хәрәкәте елдан-ел киң колач ала, сафы тулылана. 9 ноябрь көнне“Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә регионара Волонтер иреклеләр хәрәкәтенең Яр Чаллы шәһәре командасы аграр көллият, урта мәктәп, гимназия укучылары белән семинар-тренинг үткәрде.
Семинар-тренинг ачылышында Сарман районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сахипова Индира Рәис кызы да катнашты “Авыл киләчәге” дәүләт проекты кысаларында, иҗтимагый әһәмиятле эшчәнлеккә күбрәк яшьләрне җәлеп итеп, Татарстанда 20 ресурс иреклеләр үзәген төзү бурычы куелды. Шуның берсе - безнең Сарман районында. Аның максаты: халыкка социаль ярдәм күрсәтү кысаларында төрле чаралар, акцияләр үткәрү. Бу көнне иреклеләр хәрәкәте сафына басарга әзер булганнар белән чаллылылар социаль әһәмиятле дүрт, аерым алганда, физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр, авыр гаилә балалары, өлкән яшьтәге кешеләр белән эшләү һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бару юнәлешләре буенча акцияләр үткәрү алымнарына өйрәттеләр.
Сарман районы «Волонтер» иреклеләр үзәге координаторы итеп Сарман урта мәктәбе укучысы Маликова Айсылу сайланды. Үзәкнең кураторы итеп “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагогы Вагизова Ләйсән билгеләнде.