30 сентябрь көнне «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә, Өлкәннәр көне уңаеннан, районыбызның май заводы һәм Үзәкнең өлкәннәре өчен концерт – кичә булып узды. Очрашуга мәртәбәле кунаклар – җитәкчеләребез килүе ямь өстенә ямь өстәде. Матур җырлар, чын йөрәктән чыккан җылы сүзләр, өлкәннәребезнең чыгышлары араларны тагын да якынайтты. Үткәннәрне искә алу, аралашу чәй табыны артында дәвам итте. Яшьлектә утырткан гөлләре тамыр җәеп, бүгенге көндә хезмәтләре җирдә уңыш биргәненә, гомер заяга узмаган, көзләрдә дә язлар кабатлана икәненә тагын бер кат инанып, рәхмәтләр әйтеп, яңадан да очрашулар насыйп булсын дигән теләк белән таралыштылар.