“Без сәнгатле халык II “ район оешмалары арасындагы конкурс кысаларында, 14 ноябрь көнне Сарман район мәдәният йортында “Шәфкатъ” һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләренең концерты узды.
Зал тулы, тамашачылар чыгыш ясаучыларны кайнар алкышлар белән каршы алды. Һәр концерт номерында хезмәткәрләрнең җаваплылылыгы һәм бердәмлеге сизелә. Биюләр, җырлар, шигырь,шаян номерлар – барысы да бәйрәм хисе тудырды. Тамаша беткәннэн соң әйтелгән рәхмәт сүзләре барлык катнашкан артистлар күңелендә җылы хисләр калдырды.