ЯҢАЛЫКЛАР


20
сентябрь, 2016 ел
сишәмбе

18 сентябрь көнне «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмэт курсәтү узәгендә «Парк һәм скверлар көне» уңаеннан «Урманнарда йөрдем иркен сулап, жырлар жырлап» исеме белән мини паркка сәяхәт оештырылды. Сарман җире, табигате җырлап аккан якты чишмәгә тиң.Табигать ул безнең әни, табигатьне киләчәк буын өчен саклыйк»,- диделәр алар, очрашудан алган тәэсирләре белән булешкәндә. Җырлары да нәкъ шушы хакта иде.


16
сентябрь, 2016 ел
җомга

    “Татарстан Командасы” иҗтимагый инициативасы һәм Көзге игелек атнасы кысаларында, 2016 нчы елның 15 сентябрендә иреклеләр үзәге волонтерлары “Шәфкатъ” үзәге белгечләре белән берлектә иртәнге зарядка ясадылар.


14
сентябрь, 2016 ел
чәршәмбе

“Татарстан Командасы” иҗтимагый инициативасы һәм Көзге игелек атнасы кысаларында Татар Илеге елгасы янында яна парк ачылу тантанасында “Волонтер” иреклеләр үзәге һәм “Шәфкатъ” үзәге белгечләре дә актив катнашты.

   2016 елның 7-10 сентябрендә Казан шәһәрендә XI Татарстан иреклеләр Форумы булып узды.


13
сентябрь, 2016 ел
сишәмбе

2016 елның 12 сентябрендә “Яхшы эшләр эстафетасы - көзге мәрхәмәтлелек атналыгы” исемендәге “Мәрхәмәтлелек” акциясе  кысаларында «Наз» тернәкләндерү  бүлекчәсендәге тернәкләнү узучы пенсионерлар һәм инвалидлар Чепьяда урнашкан  «Халыклар дуслыгы» музеена сәяхәт кылдылар. 


9
сентябрь, 2016 ел
җомга

9 сентябрь  көнне, «Подарок просто так» хәйрия акциясе кысаларында «Наз» үзәге белгече Балтач волонтерлары белән берлектә 7 бала тәрбияләүче күпбалалы гаиләгә акция барышында җыелган коляска, уенчыклар, мәктәп кирәк-яраклары, урын-җир, китаплар тапшырдылар.

   

     “Көзге игелек кылу атнасы – изгелек кылу эстафетасы”  # ИГЕЛЕКЛЕ ТАТАРСТАН” # Татарстан  Командасы акциясе дәвам итә. Зәй муниципаль районының  “Шатлык” халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге белгече һәм “Волонтёрлар” ирекле хәрәкәте белән бергәләп мөмкинлекләре чикләнгән бала өендә кунакта булдылар.      

 

   “Татарстан Командасы” иҗтимагый инициативасы һәм Көзге игелек атнасы кысаларында, 2016 нчы елның 9 сентябрендә иреклеләр үзәге волонтерлары социаль хезмәткәрләр белән берлектә “Янәшәдә ветеран яши” исеме астында акция үткәрделәр. Акция кысаларында, волонтерлар ялгыз яшәүче өлкәннәргә тормыш-көнкүреш мәсьәләләрендә ярдәмгә килделәр: өйләрен һәм ишегалдын җыештырдылар, кибеттән кирәк-яраклар, азык-төлек алып кайттылар.

Мөмкинлекләре чикле балаларга патронаж үткәрү – системалы эшчәнлек. Ул балага һәм аның гаиләсенә авыр минутларда ярдәмгә килүгә юнәлдерелгән. Сарман иреклеләр үзәге әлеге балалар белән даими эшләп тора. Патронажның төп максаты – мөмкинлеге чикле баланы мөстәкыйль тормышка әзерлә


8
сентябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016 нчы елның 8 нче сентябрендә ДЦ «Волонтер» активистлары “Битараф булмыйк” дип исемләнгән социаль акция уздырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International