Яңа Чишмә районы “Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә биюле-хәрәкәтле технология эшли башлады.
Ритмика – ул музыка ярдәмендә төле хәрәкәтләр ясау. Ритмика белән шөгыльләнү аркасында физик яктан ныгу бара, туры йөрү, башны дөрес тоту, осталык, үзара килешкәнлек хәрәкәтләре булдырыла, бөкрелек, чалыш аяклылык кебек физик кимчелекләр бетерелә. Шулай ук ритмика балаларда үз тәнеңне яхшы хәрәкәт иттерә алуны үстерә.