27 сентябрь көнне «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Көзге бал булып узды. Табигатьнең бу чоры үзенчә матур, үзенчә көяз. Шулай да, аның иң зур матурлыгы – муллыкта! Өлкәннәребез җырлап, биеп, табышмакларга җавап эзләп күңел ачтылар. Алар кулы белән җитештерелгән яшелчәләрдән күргәзмә дә оештырылды.