ЯҢАЛЫКЛАР


6
декабрь, 2016 ел
сишәмбе

Арча “Мәрхәмәтлек үзәге”нең өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлеге социаль хезмәткәрләре Инвалидлар ункөнлеге кысаларында “Ихлас күңелдән” дигән акция оештырдылар.

“Юмарт сишәмбе” кампаниясе дәвам итә. 2016 нчы елның 1 нче декабрендә “Мәрхәмәтлек үзәгенең” гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең белгечләре волонтерлар белән берлектә мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләрнең өйләрендә булдылар.


2
декабрь, 2016 ел
җомга

2016 нчы елның 2 нче декабрендә Арча “Мәрхәмәтлек үзәге”нең социаль педагоглары, “Казан арты” музее һәм район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә Ватан геройлары көнен бәйрәм итү кысаларында, “Геройлар эзеннән” исемле чара үткәрделәр. Яшүсмерләр алдында Афганистан сугышында катнашучы – взвод командиры прапорщик Җәмалиев Рафыйк Рәшит улы һәм “Прометей”эзтабарлар отряды студентлары чыгыш ясадылар.

Арча “Мәрхәмәтлек үзәге”нең өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлеге шәфкатъ туташлары инвалидлар ункөнлеге кысаларында “Дарудан башка - нык сәламәтлек” дигән акция оештырдылар. Социаль хезмәттән файдаланучы өлкәннәребез өчен “Сәламәт яшәү рәвеше”, “Үләнле чәй дәвасы”, “Дөрес туклану – сәламәтлек нигезе”  темаларына әңгәмәләр үткәрделәр.

Әтнәдә 1 нче декабрь көнне тәрбиягә бала алган әниләрне түгәрәк чәй табыны артына җыйдылар.Әлеге чара тәрбиягә бала алган әниләрне бергә туплау, киңәш-табыш итү, тәҗрибә уртаклашу максатын күз алдында тотты. Сүз уңаеннан, биредә тәрбиягә бала алган әниләр клубын да оештырдылар. Чара район башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге баш белгече Гөлназ Бадикова башлангычында узды. Биредә балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе секретаре Наилә Баһаветдинова, “Изгелек” социаль үзәге белгечләре Гүзәлия Садретдинова һәм Айгөл Баһавиева да катнашты.Әниләр көне уңаеннан әниләргә бүләкләр дә әзерләнгән иде.


1
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

  1 декабрьдә шәһәребездә инвалидлар ункөнлеге  башланып китте. Җәмгыять өчен зур әһәмияткә ия бу ункөнлек һәркемне дә мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарның язмышы, яшәү көнкүреше хакында, аларны һәрдаим игътибар үзәгендә тотып, тагын да күбрәк  ярдәм итү турында уйланырга  мәҗбүр итә.

2016 нчы елның 1 нче декабрендә “Мәрхәмәтлек үзәгенең” гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең белгечләре “Игелекле эшләр” кысаларында волонтерлар белән берлектә мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләрнең өйләрендә булдылар. Волонтерлар балалар белән уйнаган арада, аларга әкиятләр укыдылар, психолог әниләр белән мини-тренинг  үткәрде.


28
ноябрь, 2016 ел
дүшәмбе

26 ноябрь көнне район мәдәният бүлегендә Әниләрне олылау тантанасы бик күңелле узды. 90 яшьлек  иң өлкән әнине дә, күп балалар тәрбияләүчене дә, тәрбиягә бала алган гаилә әниләрен дә бүләкләделәр. Ә бүләкләүчеләре - район оешмалары җитәкчеләре иде. Әниләр көненә багышланган әлеге тантананы район советының аппарат җитәкчесе Гөлнара Реваль кызы Галәүтдинова ачып җибәрде. Башка оешма җитәкчеләре белән берлектә социаль яклау бүлеге җитәкчесе Галиева Әминә Габделәхәтовна да әниләргә котлау сүзләрен җиткерде. Әниләребезгә бүләкләр һәм чәчәк бәйләмнәре  тапшырылды.


25
ноябрь, 2016 ел
җомга

    24 ноябрьдә Балык- Бистәсе муниципаль районының  халыкка хезмәт күрсәтү комплексы үзәге “Доверие - Ышаныч” автономияле дәүләт оешмасы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре,  әниләр көненә багышланган бәйрәм кичәсе уздырды. 


18
ноябрь, 2016 ел
җомга

     2016 елның 18 ноябрендә Балык – Бистәсе муниципаль районының дәүләт автономияле "Социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе" Доверие – Ышаныч " актлар залында "Хокукый ярдәм Көне"  чарасы  узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International