ЯҢАЛЫКЛАР


9
апрель, 2018 ел
дүшәмбе

Федоровка картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортта мәдәни чаралар оештыручы Лукина Л. В. һәм китапханәче Артемьева А. Е., бүген мәдәни-ял чаралары планы нигезендә, социаль хезмәтләр алучылар белән «Могҗизалар Кыры» уены уздырдылар. Уенның темасы православие бәйрәме «Пасха»га багышланган иде. 

   Яшүсмерләрне патриотик рухта тәрбияләү максатыннан, Сарман һәм Җәлил гимназиясендә «Көйне танып ал» патриотик-интерактив уен үтте.

 “Пасха атнасының халык традицияләре”

Православия динен тотучылар Пасха бәйрәмен язгы көн-төн тигезләнүгә, һавадагы айның торышына карап, һәр елны төрлечә – 4 апрельдән 8 май араларында бәйрәм итә. Христиан дөньясында Христос терелеп тору көне бик зурлап уздырыла.

Бүген “Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йорты “Юлдаш”та Пасха бәйрәме уңаеннан табигый материаллардан такыя ясау мастер-классы узды. Аны тәрбияче Людмила Валентин кызы Замалетдинова уздырды. Дәрес барышында гади каен ботакларыннан такыялар үреп, аны чәчәкләр, тал песиләре, төрле төстәге тасмалар белән бизәделәр. Шул ук вакытта мастер-класс барышында Пасха бәйрәменең тарихы, аны бәйрәм итү традицияләре, уздыру йоласы, гореф-гадәтләре искә алынды.

Мастер-класстан соң, һәр кеше үз эшеннән канәгатьләнеп,  ясаган такыясына сокланып, истәлеккә күмәк фотога төштеләр.

9 апрель көнне Югары Утар балалар йортының “Шәфкатьлелек” бүлегендә тәрбияче Шәрипова Гөлүсә Миннәхмәт кызы балаларның акыл һәм физик яктан үсешен үстерү буенча шәхси дәрес үткәрде.

Мускуллар йомшарту – бу, барыннан да элек, йомшарту, ягъни процесс, кире стресс хәлдә урнашу. Яңадан торырга белү бик мөһим, чөнки бу еш кына бирә, безгә саклап калырга сәламәтлек. Төп бурыч йомшарту – исәптән төшерү стресс яки башка сүзләр белән әйткәндә, нерв көчәнеш.

9 апрель 2018 ел, дүшәмбе

Бөтендөнья сәламәтлек көне 1950 елдан башлап hәр ел саен 7 апрельдә үткәрелә.

Иске Салавыч авылында яшәүче Хөсәенова Минҗамал Нәсыйх кызына 8 апрель көнне 90 яшь тулды.

08.04.2018 елның тыл ветераны Урыссуда Ютазы районының Анисимова Татьяна Ивановна диде 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

9 апрель   гражданлык активлыгы  һәм волонтерлык елы кысаларында  һәм Язгы игелек атнаснда Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы хезмәткәрләре  , «үз йөрәгеңә яхшылык урнаштыр»  хәйрия концерты белән килделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International